Аксубай муниципаль районының «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен кызыксынып өйрәнәләр. Уен формасында бу бик күңелле уза. Чираттагы дәрестә «Юл хәрәкәтендә катнашучылар» уены үткәрелде. Балалар төп юл билгеләрен өйрәнәләр, һәм, әлбәттә, беренче чиратта, юлда үз куркынычсызлыгын ничек сакларга кирәклеген, җәяүлеләрнең, пассажирларның үз вазыйфаларын ойрәнәләр. Шулай итеп, җиңел уен шартларында үз белемнәрен ныгыттылар һәм яңа материал өйрәнделәр.
.jpg)