«Гарденотерапия» технологиясе буенча чара” Кукмора

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Апрель аенда  «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән   актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар.

Гарденотерапия – психологик һәм физик җитешсезлекләрне үсемлекләр ярдәмендә профилактикалау һәм реабилитацияләү.

Практика күрсәткәнчә, алар бу эшне бик теләп башкаралар. Кирәкле эш белән шөгыльләнү өлкәннәрнең эмоциональ кәефләрен күтәрә, психик яктан  тәңгәлләштерә һәм тынычландыра.

Язгы чорда бигрәк тә авыл җирлегендә шөгыльләрнең төрлесе кирәк, анда әбиләр һәм бабайлар яшелчә һәм чәчәк продукциясе үсентеләрен үстерәләр, аны җәй җитүгэ социаль хезмәткәрләр клумбаларга һәм түтәлләргә утыртачаклар. Ә көзен файдалы уңыш алачаклар, шулай ук бакча территориясен чәчәкләр белән бизәячәк.

Бигрәк тә бу дәресләрне Иске Учай авылыннан Роза Степановна Зайцева, Олы Сәрдек авылыннан Гөлзия Хантимер кызы Фаезова, әман-Оштормадан Галимҗанова Рәйханә Маннан кызы Галимҗанова ярата.

Дәресләр өлкән кешеләрнең социаль, физик һәм психологик халәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Дәресләр индивидуаль уза, кешедә танып-белү активлыгын, вак моториканы, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну, күзәтүчәнлек, хәтер, сабырлык, хезмәт сөючәнлек һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International