“У войны не женское лицо...” Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә очрашу

2020 елның 10 апреле, җомга

Авыллның иң зур байлыгы – аның халкы. Туктар-Урдалы авылында да хөрмәткә лаек кешеләр күп яши. Бугенге сүзем бу авылда туып , гомерен шушы авылда үткәргән, тыл ветераны Ихсанова Рәшидә апа турында. Рәшидә апа 1927 елда туган. Сугыш башланганда аңа бары тик 13 кенә яшь булган.Дәһшәтле сугыш кызы өлкәннәр белән бергә җәй көнендә басуда плугар булып эшли, кыш көнендә үгез җигеп, фермага салам,печән , ат җигеп күрше авылларга икмәк ташый. Ул чактагы ачлык, эчерек бәрәнге ашап чирләүләре, ялангычлыгы гомерлеккә үзәгенә үтә. Буген дә, иске фотоларны карап ул сугыш чорын бар нечкәлеге белән сөйли. Гомере буе бик оптимист рухлы булуы, сабыр кеше икәне күренеп тора. Тормыш иптәше Бөек Ватан сугыш ветераны Ихсанов Харис Сабир улы инде күп еллар вафат. Бүгенге кәндә хөрмәтле Рашидә апа бердән бер кызы Альфия тәрбиясендә һәм КЦСОН “Исток-Башлангыч”ның аул соөциаль хезмәткәре ярдәмендә. Сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International