Коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында үз-үзеңне изоляцияләү көннәрендә, Кукмара муниципаль районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары балигъ булмаганнар арасында Космонавтика көненә багышлап WhatsApp мобиль коммуникацион челтәре буенча социаль хезмәт алучылар арасында рәсем конкурсы игълан иттеләр. Төркемдә 26 бала тора. Конкурсның максаты: балаларның космос турында киң күзаллауларын формалаштыру.
Космонавтика көне-галәм һәм галәмнең үзкүзаллавын кәгазьдә сурәтләү өчен менә дигән сәбәп. Балалар җирне, айны, кояш системасы планетасын, ракетаны яки космонавтны ясый алалар.
Интернетта җибәрелгән эшләр буенча дистанцион рәвештә, ике көн дәвамында социаль педагоглар тарафыннан конкурс эшләренең иҗади якын килүе, оригинальлеге һәм мөстәкыйльлеге бәяләнәчәк.