Җәлил картлар йортында Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне тоту сәлатен тикшерү буенча тренировка

2020 елның 10 апреле, җомга

10 апрель көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне тоту сәлатен тикшерү буенча күнекмә  үткәрелде. Янгын чыккан очракта, картлар йортында яшәүчеләрне һәм эшләүчеләрне экстремаль рәвештә коткару буенча күнегүләр эшләнелде. Янгынга  каршы көрәшү буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналга тиз рәвештә  илтифат итүгә  басым ясалды.  Өйрәтүләрнең төп максаты: хәбәр итү, сигнализация системасын тикшерү; янгын чыккан очракта үз участокларына беркетелгән  хезмәткәрләрнең эш-гамәлләре дөреслеген тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International