#Кушылыгыз!

2020 елның 10 апреле, җомга

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кечкенәләргә дә, өлкәннәргә дә кагылып үтте. «Әмма бу һич тә борчылу өчен сәбәп түгел!» - диләр Балтачның «Наз»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре. Алар социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә релаксация ысулы булган бик яхшы ысул тапкан.

«Язгы игелек атнасы» республика акциясе кысаларында белгечләр дистанцион режимда «Бөтен тормыш - уен» проектын башлап җибәрделәр. Алар курчаклар ярдәмендә видеосюжет–әкият төшерделәр һәм аны интернет-ресурсларда урнаштырдылар, шулай ук WhatsApp аша һәрбер карамакта торучыга шәхсән тараттылар. Алар һәркемне “Театр көннәре” акциясенә кушылырга,  үзләренә өй шартларында аларның тормышы турында кыска сюжетлар төшерергә һәм, теләкләре булса, аларны массакүләм мәгълүмат чараларында #днитеатров #КЦСОННаз #минсоцразвития #всяжизньигра  #фондпрезидентскихгрантов #сидимдома дигән хештег белән тәкъдим итәргә чакырдылар. Гаджетларда эшләү буенча белемнәре булмаганнарга,  белгечләр видеога төшерү һәм материалларны эшкәртү серләрен үзләштерергә булыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International