Вакытында күрсәтелгән ярдәм!

2020 елның 10 апреле, җомга

Коронавирус аркасында, гомуми изоляция режимына бәйле рәвештә, күпләргә, аеруча тулы булмаган, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә ярдәм кирәк.

10 апрель көнне Радость халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгедә социаль хезмәтләрдән файдаланучы 12 гаилә  спонсорлар тарафыннан азык-төлек җыелмасы алды.

Хәйрия акциясе меценат ярдәме белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан балигъ булмаган балалар тәрбияләүче мохтаҗ гаиләләргә, көндәлек азык-төлек запасын тулыландыру максатыннан  оештырылды.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре  гаиләләргә азык-төлек җыелмаларын өйләренә илтеп бирделәр.

Мондый акция игелеклелек, бер-береңә ярдәм итү кебек уңай эшләргә этәрә.

Гаиләләр әлеге акцияне оештыручыларга күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International