Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы «Волонтер» иреклеләр берләшмәсе «Язгы игелек атнасы» акциясенә кушылды

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

«Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Игелек маршы» акциясе старт алды. Акциянең максаты-дәүләт хакимияте органнары, киң җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын хәйриячелек һәм иреклелек үсешенә  җәлеп итү. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы «Волонтер» иреклеләр  берләшмәсе авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм акциясенә  кушылды. Үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә күп гаиләләр авыр хәлдә калды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иреклеләр  берләшмәсеннең меценатлары юк, алар бары тыйнак, гади кешеләр ярдәмендә генә игелек кылалар. Мортыштамак авылыннан Закиров Госман һәм Кадимә Гариф кызы әнә шундый кешеләр булып чыкты. Алар аз керемле гаиләләр өчен авыл хуҗалыгы продуктлары тапшырдылар. Иреклеләр азык-төлекне гаиләләргә  тараттылар. Тирә-юньдәгеләрнең язмышына битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез, аларга сәламәтлек, иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International