Лото - ул үзенчәлекле мавыктыргыч уен. Әмма беренче чиратта бу шулай ук мавыктыргыч шөгыль, ул социаль хезмәтләр алучылар тормышына төрлелекне кертергә ярдәм итә. Атнага ике тапкыр хезмәт терапиясе буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр өчен өстәл уеннары үткәрелә.
Әлеге уенның максаты: позитив аралашу күнекмәләрен үстерү һәм бер-берең белән аралашу.
Бурычлар: уртак һәм уен эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыру, башланганны ахырына кадәр җиткерү теләге тәрбияләү, өлкән яшьтәге һәм инвалидларның математик белемнәрен киңәйтү.
Уңай эмоцияләр-бүгенге дөньяда өлкәннәргә һәм инвалидларга җитми. Нәкъ менә шуңа күрә безнең интернат – йортта һәрвакыт күңелле һәм оптимистик атмосфера хөкем сөрә. Бу уен интернат-йортта яшәүчеләргә бик ошый, аларда куелган максатларга ирешү теләген үстерә.