Азнакай муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләргә хәйрия ярдәме кысаларында азык-төлек җыелмалары таратуда ярдәм иттеләр.
Шәһәр хакимияте инвалид балалары булган гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә, бер ата-анасы булган гаиләләргә азык-төлек җыелмасы рәвешендә туклану тәкъдим итәргә карар кылды. Азнакай муниципаль районы башлыгы М .З. Шәйдуллин күрсәтмәсе буенча азык-төлек җыелмалары әзерләнде. Җыелмага балык консервлары, ярмалар, макарон әйберләре, шикәр, он, үсемлек мае, печенье һәм чәй кергән. Гаиләләр мондый ярдәмнән канәгать калдылар һәм район җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйттеләр.