2020 елның 8 апрель көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалистлары социаль яктан куркыныч гаиләләргә бардылар. Әти-әниләр һәм балалар белән пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Белгечләр үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибе белән таныштырдылар.