2020 нче елның 3 нче апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар белән «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Карантин вакытында вакытны ничек уздырырга?» темасына турыдан-туры эфир уздырды. Эфир социаль хезмәт алучыларның вакытларын ничек уздыруларына һәм мөмкин кадәр өйдә калуларына юнәлдерелде. Эфирда 26 язылучы катнашты, алар арасында 9 социаль хезмәт алучы бар иде. Шулай ук эфир вакытында социаль педагог “Викторина”, “Мәкальне дәвам ит”, “Анаграмма” уеннары һәм күнегүләре үткәрде.