Сәламәтлек-табигать биргән төп кыйммәт. Тән күтәренкелеге һәм рухи күтәренкелек кешенең хәленә, эшкә сәләтлелегенә һәм аның тормыштан сөенә белүенә тәэсир итә.
7 апрельдә бөтен җирдә «Бөтендөнья сәламәтлек көне»билгеләп үтелә.
Шушы истәлекле дата уңаеннан Җәлил картлар йортында культураны оештыручы Шәрәфетдинова И.Ф. өлкән шәфкать туташы Сәхәбиева Н. Р, хезмәт буенча инструктор Гильманшина З. Р «Сәламәт булу-шатлыкта яшәргә!» дигэн викториналар уткэрелде.
Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны формалаштыру, физик йөкләнешләрдән файдаланганда уңай кәеф булдыру торды.
Социаль хезмәт алучылар язгы дәрт белән мавыктыргыч хәрәкәтле конкурсларга кушылдылар. Аларга тизлек һәм җитезлектә ярышырга туры килде. Шуннан соң өлкән шәфкать туташы "коронавирус" куркынычы һәм үзеңне авырудан ничек саклау турында сөйләде. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар өчен татлы ризыклар белән чәй эчү оештырылды.
Өлкәннәр һәм инвалидлар тормыш энергиясе һәм яхшы кәеф алдылар.