2020 нче елның 2 нче апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова социаль хезмәт алучылар арасында «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Стрессны ничек җиңәргә?» темасына турыдан-туры эфир уздырды. Турыдан-туры эфир стрессны киметүнең төп ысуллары белән танышуга юнәлдерелгән иде. Төп бурычлар - стресс төшенчәсендә һәм аның кешегә физиологик йогынтысында белемнәрен тирәнәйтү, стрессны бетерүнең техникаларына һәм алымнарына өйрәтү. Чарада 11 социаль хезмәт алучы катнашты. Практик дәрес вакытында психолог сулышны йомшартуга һәм тергезүгә ярдәм итә торган күнегүләр күрсәтте һәм «Диңгез ярында» релаксация сеансын үткәрде.