Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Карантин режимын үтәү зарурлыгы турында» мәгълүмат җиткереү.

2020 елның 31 марты, сишәмбе

31.03.20 ел, сишәмбе. Халык арасында коронавирус таралу сәбәпле, карантин шартларында куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеге турында  социаль хезмәт алучыларга кабат хәбәр итү оештырылды. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны хезмәт һәм мәшгульлек Министрлыгының боерыклары һәм киңәшләре  белән таныштырдылар, вирусны профилактикалау буенча һәркем өчен мөмкин булган чаралар турында сөйләделәр.Социаль хезмәт алучылар  үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Интернат – йортта яшәүчеләрне карантин режимын  катгый үтәргә кирәклеге турында кисәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International