"Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Йога – алтын яшь зирәклеге" программасы буенча дәресләр уңышлы дәвам итә

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Йога даими көчәнештән чыгу юлларының берсе булырга мөмкин, чөнки тән һәм аның хис - тойгылары белән эшләү аша, йога акыл һәм хисләрне башлангыч тигезлеккә кайтара.

 Фәнни исбатланган, төрле психик факторлар безнең хәл йогынты ясый. «Барлык авырулар да нервлардан», - ди гомум билгеле бер әйтем. Һәм, еш кына, безнең тискәре начар кәефебез, нервлылык стресска әверелә, ул, һичшиксез, кешенең үз хәленә дә, тирә-юньдәгеләргә дә йогынты ясый. Шуңа күрә, "җан һәм тән" тынычлану өчен, бу программа безнең социаль хезмәт алучыларга эшләнде, аны без уңышлы дәвам итәбез.

 Өлкәннәр өчен йога белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгытуда гына түгел, ә эмоциональ мәсьәләләрне дә хәл итә.

Физик күнегүләр белән даими шөгыльләнү йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенең риск факторларына йогынты ясый, кандагы холестерин, артериаль кан басымының күрсәткечләрен яхшырта, шулай ук стрессларга каршы торырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International