"Җир Сәгате " халыкара акциясендә катнашу

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

      Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Балтач районы социаль яклау бүлеге «Җир Сәгате» халыкара акциясендә актив катнашты. Тармак хезмәткәрләре һәр өйдә ут һәм башка тормыш өчен мөһим булган электр приборларын бер сәгатькә сүндерделәр.

        Акциядә «Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр алучылар да катнашты. Акция алдыннан социаль хезмәткәрләр өлкәннәр һәм инвалидлар белән республикабызның экологиясенә һәм табигый байлыкларына сак караш кирәклеге турында мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International