Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Озын гомер юлы баскычлары» программасын тормышка ашыру.

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

         2020 елның гыйнварыннан Тукай муниципаль районының  картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында «Озын гомер юлы баскычлары» дип аталган комплекслы социаль – сәламәтләндерү программасы тормышка ашырыла башлады. Программаның төп идеясе - һәр социаль хезмәт алучының сәламәтлеген, кызыксынуын, оптималь физик йөкләнешне исәпкә алып, сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итү.

        Социаль эш буенча белгеч  медицина хезмәткәрләре белән берлектә  махсус әдәбият өйрәнеп, яшәүчеләргә  индивидуаль планнар төзеделәр.

Гыйнвар аеннан аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә мускулларда тонусны саклап калу өчен махсус кунекмәләр үткәрелә. Алкогольгә һәм тәмәкегә каршы пропагандалауга зур игътибар бирелә. Лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрелә, санбюллетеньнәр һәм буклетлар чыгарыла.

        Программаны тормышка ашыруның чираттагы этабы - кеше организмын, эчке органнарның функцияләрен, сәламәтлеккә төрле факторларның йогынтысын (дөрес туклану, чыныгу, витаминнар кабул итү һ.б.) өйрәнү.  Программаның төп максаты -социаль хезмәт  алучыларның физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, сәламәтлек саклау тирәлеген булдыру. Беренче нәтиҗәләр булып , социаль хезмәт алучыларның көнкүреш һәм гигиеник күнекмәләренең уңай якка яхшыруы, тора.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International