Гражданлык-патриотик тәрбия бирү бүген-тәрбия эше системасының иң мөһим звеноларының берсе. Балага Ватанга, илгә һәм үз халкына кечкенәдән мәхәббәт тәрбияли башлау бик мөһим. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» приюты тәрбиячеләре «Безнең көч-халык бердәмлегендә»дип исемләнгән танып-белү викторинасы үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар. Викторина барышында тәрбияләнүчеләр 2 командага бүленде: «Уңышлар» һәм «Үҗәт». Балалар пазллар җый биремнәрен үтәделәр, картада ориентлаштылар, ребуслар чиштеләр, үткән, бүгенге һәм киләчәкне төп һәм бәйләүче тарихи сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар үзләре мөстәкыйль уку өчен тиешле әдәбиятны сайладылар.
.jpg)