Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты культуранизаторы Мөбәрәкшина Г.Г. ятучы авырулар белән шәхси библиотерапия үткәрде. Юмористик һәм сатирик әдәбият, тормыштагы, катлаулы хәлләрдә үзеңне тагын да ныграк күрсәтү мөмкинлеге бирә. Тулы аралашуга өйрәтә, шаяртучан тонда сөйләшү алып барырга, шул рәвешле башка кешеләрнең үз көчләренә ышанычын ныгыта. Китапны бергәләп сүз алып бару укучыларга аның эзләгән әйберләрен табарга, шулай ук үз сорауларына җаваплар алырга ярдәм итә. Китапханәче алдан ук хәбәрдар булырга һәм мондый әңгәмәгә әзерләнергә, тикшереләчәк китап белән яхшы таныш булырга тиеш. Аларга бигрәк тә шигырьләрнең аудиоязмалары ошый, игътибар белән тыңлыйлар, бу шигырьләрнең балачагында, мәктәп елларында укуын аңлыйлар.