Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгедә ТАССР оешуга 100 ел һәм Арча районы оешуга 90 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан төсле кәгазьдән милли түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Эш барышында хезмәт белгече Сәлихҗанова Гөлнара, тәрбияче Сабирова Алия балаларны татар халкының милли традицияләре һәм бәйрәмнәре белән таныштырдылар. Балалар төрле баш киемнәре һәм милли кием-салымнарын күрә алдылар. Башта балалар материалдан татар орнаментларын кистеләр, аннары түбәтәй ясадылар. Гөлнара Фирдинатовна һәр детальне ничек кисәргә кирәклеген җентекләп аңлатты. Бу мастер-класста балалар татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштылар. Балаларга шөгыльләнү бик ошады. Үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне балалар үзләре белән алдылар һәм аларны башка балаларга да күрсәттеләр.
Хезмәт белгече Сәлихҗанова Гөлнара сүзләренә караганда, мондый дәресләр хезмәт күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә һәм киләчәктә балаларга үз юлларын табарга ярдәм итәчәк.