“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Декупаж” техникасында кухня өчен бизәү эшләнмәләре”

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

     Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен “Декупаж” техникасы кулланып кухня өчен  бизәү эшләнмәләре” дигән темага  мастер-класс үткәрде.

    Мастер-класснын максаты: социаль хезмәт алучыларны “Декупаж” техникасы белән таныштыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерү.

     Эш барышында белгеч «Декупаж» техникасы кулланып эшләнгән эшләнмәләрне күрсәтте. Эшләнмәләр әзерләгәндә катнашучылар яңа белемнәр, эшләү осталыклары һәм күнекмәләр алдылар. Мастер-класста катнашучыларга әлеге “Декупаж” техникасының нигезе һәм составы буенча төрле куллану вариантлары тәкъдим ителде. Иҗади эшчәнлек барышында социаль хезмәт алучылар матур һәм оригиналь тәлинкә ясадылар. Чара азагында катнашучылар бу техниканы кулланып, йорт шартларында эшләнмәләр һәм хәтта үз якыннарына бүләкләр дә ясый алачакларын билгеләп үттеләр.

     Мастер-класста биш кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International