Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Зельдис Михаил Исаак улын һәм аның тормыш иптәше, 95 яшьлек тыл хезмәтчәне, Марюткина Людмила Николай кызын котларга һәм медальләр тапшырырга Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Задворнова Г.Ю. һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» белгече Әхмәтшина А.Ш. килделәр.
Михаил Исаак улы алты елдан артык «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән» социаль ярдәм ала. Аңа социаль-көнкүреш һәм социаль-медицина хезмәтләре күрсәтелә.
Михаил Исаак улына һәм Людмила Николай кызына шулай ук бүләк тапшырдылар һәм озын гомер, сәламәтлек, якын кешеләре тарафыннан игътибар һәм кайгыртучанлык теләделәр.