Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Нәүрүз " бәйрәме

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Язгы көн һәм төн тигезәнгән вакытта безнең «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә табигать уянуга, кояш календаре буенча Яңа ел җитүгә багышланган «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде. Реабилитантлар, үзәктә эшләүче белгечләр Г.Р. Мөхәммәтшина,     Л. И. Галиева, Г. Ф. Салихҗанова белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәме оештырдылар. Г. Тукай әкияте герое Шүрәленең һәм Убырлы карчыкның барлыкка килүе балаларны чын күңелдән сөендерде. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белделәр, татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, «Түбәтәй», «Миннебай», «Кария-Зәкәрия», «капчык киеп йөгерү» татар халык уеннары уйнадылар. Тәрбияләнүчеләр барлык конкурсларда һәм уеннарда да бик теләп катнаштылар. Берничә уеннан соң Убырлы карчык Нәүрүзбикәне тоткынлыктан җибәрде.

Ул балаларны бәйрәм белән котлады, барлык балаларга күчтәнәчләр алып килде, аларны тәм - томнар белән сыйлады. Баштан ахырына кадәр бәйрәм кәефе хөкем сөрде, балалар үзләренең артистлык сәләте, бию һәм җыр башкарулары белән тамашачыларны шатландырдылар, халык уеннары уйнадылар, ярышларда катнаштылар. Бу бәйрәм барысына да бик күп эмоцияләр һәм шатлык бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International