16.03.2020ел Актаныш картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр психолог Фәрхетдинов Р.Р. җитәкчелегендә “Беренче язгы чәчәкләр” ясадылар. Шөгелнең төп максаты һәм бурычы кәгазьнең детальләрен кисү юлы белән кулларның вак моторикасын коррекцияләү, пөхтәлеккә өйрәтү, игътибарлылык һәм үз кулларың белән матурлык тудырырга теләүне үстерү, шәхси компетентлык формалаштыру тора. Өлкәннәр үзләренең кул эшләре белән канәгать калдылар.