Коронавирустан профилактик чаралар үткәрү.
Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән коронавирустан профилактик чаралар үткәрделәр, аннан саклану турында белешмәлекләр тараттылар.
Бөтен социаль хезмәт алучылар кирәкле дарулар, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән тәэмин ителгән.