«Сак булыгыз! Коронавирус!" дигән темага лекция

2020 елның 24 марты, сишәмбе

      Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  врач терапевт Галина Дилмөхәммәтова   “Сак булыгыз! Коронавирус!” дигән темага лекция  үткәрде.

     Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны коронавирус  инфекциясе барлыкка килү тарихы, йоктыру юллары, авыру барышы, шәхси һәм иҗтимагый иминлек чаралары белән таныштыру.

    Коронавирус инфекциясенең үзенчәлекләре: тән температурасы күтәрелү, йөткерү (юеш яки аз гына микъдарда юеш), тын бетү, күкрәк читлегенең кысуы.

    Лекция барышында ил һәм Татарстан Республикасы буенча статистик мәгълүматлар яктыртылды. Галина Дилмөхәммәтова социаль хезмәт алучыларны профилактика ысуллары белән таныштырды: көн дәвамында дезинфекция эремәләре һәм сабын белән кулларны юарга, һәр көнне душ кабул итәргә, бүлмәләрне җилләтергә, өйләрне дымлап  җыештырырга, кеше күп йөри торган урыннарда битлек кулланырга, юылмаган куллар белән йөз һәм күзләргә орынмаска, гомуми сөлгеләр белән файдаланмаска, авыруның беренче билгеләрендә медицина ярдәме сорап үз вакытында мөрәҗәгать итәргә.

      Лекция ахырында табиб тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде һәм “Үзеңне һәм башкаларны сакла” дигән буклетлар таратты.

      Лекциядә егерме җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International