Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Җиңү парады " тарих дәресе

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләдерү үзәгендә Бөек Җиңүнең 75-еллыгына багышланган танып-белү чарасы үткәрелде.

Шөгыльнең максаты – балаларга дәүләтебезгә Туган илебезне дошманнардан бик еш сакларга туры килүе, шуңа күрә ирек һ  әм бәйсезлек өчен көрәш Россиядә дәрәҗәле эш булып торуын аңлату.

Чара “Җиңү көне” җыры белән башланып китте. Балалар 1945 елда Кызыл мәйданда узган парадны һәм бүгенге көн парадын, георгий лентасы тарихы турында видеофильм карадылар. Җирдәге тынычлык һәм бәхет өчен көрәшеп һәлак булган батырлар бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында тәрбияләнүчеләр тема буенча рәсемнәр буядылар. Хезмәт белгече Сәлихҗанова  Гөлнара җитәкчелегендә хәр бала үз куллары белән   георгий лентасы ясадылар.

Тәрбияче Гарафиева Филсинә әйтүенчә, мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, Туган илгә мәхәббәт, батыр сугышчыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләүдә мөһим урын алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International