Коронавирус йоктыруга юл куймау максатында "МӘРХӘМӘТЛЕ ЙӨРӘК" үзәге

2020 елның 24 марты, сишәмбе

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре халык арасында коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү буенча профилактик эш алып баралар. Көн саен әңгәмәләр үткәрәләр, белешмәлекләр тараталар, телефон аша консультацияләр күрсәтәләр. Зарарлануга юл куймас өчен куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк: массакүләм чараларда катнашмаска, авыру кешеләр белән элемтәдә тормаска, кулларны ешрак юарга, медицина битлекләрен кулланырга.

Гаилә белән эшләү буенча белгеч Людмила Малешина куркынычсызлык чараларын үтәү буенча белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International