Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында татар халкының милли бәйрәме «Карга боткасы» узды. Әлеге чара балаларны татар халык иҗаты, гореф-гадәтләренә, декоратив-гамәли сәнгатькә өйрәтү максатыннан оештырылды. Тәрбияләнүчеләр татар халык бәйрәме тарихы белән таныштылар. Җырлар җырладылар, кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Чара ахырында һәр бала үз теләкләрен җиткерде һәм тәмле, язгы ботканы татып карады.
