21 мартта бөтен дөньяда ел саен Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә. Арчаның «Өмет чаткысы » мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр шундый диагнозлы балаларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтәләр.
Үзәккә йөрүче балалар белән: медицина реабилитациясе, Монтессори-терапия, иҗади тернәкләндерү, ком терапиясе кебек махсус эшләнгән программалар ярдәмендә дәресләр үткәрелә.
Әлеге программалар ярдәмендә балаларга ата–аналар белән бергә Монтессори-терапевт, логопед, дефектолог, психолог, музыка җитәкчесе, хезмәт терапевты ярдәм ала.
Даун синдромлы кешеләр көне кысаларында 23 март көнне үзәктә балалар белән фотосессия оештырылды. Үзәк белгечләре ата-аналарга методик әдәбият, белем бирү һәм үстерү өчен кирәкле әсбаплар тәкъдим иттеләр. Ата-аналарның өй шартларында үзенчәлекле балалар белән ничек шөгыльләнергә һәм үстерергә дигән сорауларына җавап бирделәр. Шул ук вакытта Даун синдромлы бала туу - хөкем карары түгел, Кояшлы балалар белән дә эшләргә була һәм бик кирәк, дип билгеләп үттеләр белгечләр.