Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында “Туган ягым - Татарстан” рәсем бәйгесе

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

2020 елның 23 нче мартында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүче балалар өчен “Туган ягым – Татарстан” исеме астында рәсем бәйгесе үткәрде..

Максат: Балаларның күзаллауларын киңәйтү, Татарстанның табигате һәм истәлекле урыннары белән таныштыру. Туган Республикабызга карата ярату һәм патриотик хисләр тәрбияләү.

Катнашучылар: 3 тэрбияләнүче.

Бүген “Туган ягым – Татарстан!” темасына рәсем бәйгесе оештырылды. Балалар бик кызыксынып, төрле карандаш һәм фломастерлар белән рәсемнәрне буядылар, туган ягыбызның истә калырдай, кызыктыргыч табигате, урыннары белән таныштылар. Эш барышында балаларга туган якның тарихи урыннары һәм йолалары турында кызыклы мәгълүматлар сойләнде.

Балалар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International