Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова «гипертония авыруын дәвалауда физик культураның йогынтысы» дигән шөгыль үткәрде.
Чараның максаты: гомуми физик халәтне яхшыртуга ярдәм итү, йөрәк кан тамырлары һәм сулыш системасының физик күнегүләргә җайлашуын яхшырту.
Шөгыль башында инструктор катнашучыларга үз пульсын ничек дөрес итеп үлчәргә кирәклеген аңлатты һәм сулыш гимнастикасын үткәрде.
Катнашучыларга массаж туплары белән күнегүләр комплексы тәкъдим ителде. Ул артериаль кан басымын һәм мускуллардагы тонусны киметергә мөмкинлек бирә торган күнегүләр комплексын үз эченә алган.
Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә теләп башкардылар һәм киләчәктә дә өй шартларында аларны кулланачакларын билгеләп үттеләр.
Чара мускулларны йомшарту өчен күнегүләр һәм пульс үлчәү белән тәмамланды.
Шөгыльдә ун кеше катнашты.