Бөек Ватан сугышы ветераны Сафиуллина Маһикамал Зыятдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

2020 елның 17 мартында Янгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафиуллина Маһикамал Зыятдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Янгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Әшрафҗанова, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, сонгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнәндә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Маһикамал Сафиуллина озак еллар колхохда эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы Гәбделфәрт һәм килене Әминә тәрбиясендә яши.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International