2020 нче елның 16 нчы мартында Балтач муниципаль районының мәдәният үзәгендә район Алдынгылар слеты булып узды. Чарада озак еллар буена нәтиҗәле эш күрсәтеп, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Әлфия Ринат кызы Ханнанова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.