“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре “Арт-терапия “Күңел бизәкләре” технологиясен тормышка ашыра башладылар , аның максаты- өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуны, уңай кәефен иҗат аша һәм җәлеп итү.
2020 елның март аенда Зур Кукмара, Тубән Өскебаш авыл җирлекләрендә һәм Кукмара шәһәрендә егерме социаль хезмәт алучылар белән “Арт-терапия” Күңел бизәкләре” технологиясе буенча чаралар үткәрелде. Чаралар шәхси формада узды, анда социаль хезмәтләрдән файдаланучылар палстилиннан әвәләү белэн шөгелләнделәр һәм рәсемнәр буядылар.
Өлкән яшьтәге кешеләр дәресләрдән соң үзләрен тыныч тота башладылар, кәефләре яхшырды, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яңа мөмкинлекләре барлыкка килде, аларга бу чаралар бик ошады!