"Өлкән яшьтәге кеше өчен яңа гаилә" проектын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Сәйфуллина А.М. өлкән яшьтәге Кузнецова Алевтина Ивановна белән психологик диагностика һәм консультация үткәреп тора. Күпчелек күзәтүләр якын кеше белән мөнәсәбәтләрне җайга салу мөһимлеге турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Җан җылысы, үзара хөрмәт нигезендә гаилә кору - киләчәк буынның төп бурычы булып тора. Өлкән кеше үз файдасына ышаныч хисе ала икән, аның тормышка кызыксынуы уяна һәм ул бәхетле картлыкка ирешә.