КОРОНАВИРУС ЙОГЫШЫН ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ЛЕКЦИЯ

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарыны буенча территориаль бүлекнең табиб-эпидемиологы Наил Мостафин 18 мартта «Юлдаш»Чистай шәһәренең карталар һәм өлкәннәр интернат-йорты хезмәткәрләре арасында COVID-19 коронавирус белән авыруны кисәтү буенча профилактик лекция үткәрде.

        Наил Мостафин шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына игътибар итте: кулларны көн дәвамында юарга, көн саен душ кабул итәргә, бинаны ешрак җилләтергә, эш урынын дезинфекцияләү чаралары кулланып юарга, кеше күп йөри торган урыннарда һәм транспортта битлекләр кулланырга. Авыру симптомнары килеп чыккан очракта (температура, күкрәк һәм баш авыртуы) табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы тарафыннан 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Режим күп кеше катнашында чаралар үткәргәндә кайбер чикләүләрне күздә тота. Шулай ук чит илгә чыгудан тыелып торырга кирәк. Короновирус очраклары теркәлгән территориядән кайтучыларның барысына да Роспотребнадзор хезмәткәрләренә тору урыны һәм кайту даталары, шулай ук элемтә өчен мәгълүмат бирергә кирәк. Моның өчен республикада тәүлек буе эшли торган кайнар линия булдырылган, ул +7(843) 296-02-24 номеры буенча эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International