2020 елның 18 мартында Җәлил картлар йортында яшәүче тыл ветеранына – Маннанова Миннеәнисәгә район башлыгы урынбасары Гузәл Гараева “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел” юбилей медале тапшырды. Изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре дә бирде.