«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Безнең хисләр дөньясы» дигәе темага мини-тренинг

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Безнең хисләр дөньясы» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: кешенең психоэмоциональ сәламәтлеге һәм хисләре өчен эмоцияның әһәмиятен ачу, үзләренең тискәре тойгылары белән идарә итү алымнары турында белемнәрен актуальләштерү.

Тренинг башында эчке дөньяга ия булу һәм үзеңнең көчле һәм көчсез якларыңны аңлау максатыннан «Эчке дөнья картасы» күнегүе үткәрелде. «Салават күпере хисләре», «Алтын агым» күнегүләре дә үткәрелде. Үз эмоциональ халәтен дифференциацияләү өчен «Хисләр агачы» дигән күнегү башкарылды. Тренингны тәмамлап, катнашучылар алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Фикер алышканда, мондый чара үзләренең һәм башкаларның эмоциональ халәтләрен танып белү сәләтен үстерергә ярдәм итә, дип билгеләп үттеләр.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның гомуми хәлләре яхшырды, уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International