Күпме өлкән буын вэкилләре...
Көн дә бер сукмак буйлап атлап киләм. Күпме ялгыз өйләр авылымда... Язын бакчаларында ятим чияләр чәчәк ата, көзен миләшләрнең авыр тәлгәшлере җиргә иелә. Шул өйләр яныннан узганда, урамга ике тәрәзә-күзләре белән карап торучы бу кечкенә генә дөньяларның бөтен әрнүен, хәсрәтен җаным-тәнем белән сизәм кебек. Кайвакыт миңа бу күренеш шулхәтле кызганыч тоела иде ки, хәтта, күтәрелеп тә карамыйча йөгереп узып киткән чакларым да булгалый иде. Ләкин нәкъ тә ике ел элек күңелем адымнарымны әкренәйтергә, бер генә минутка туктарга һәм уйланырга мәҗбүр итте. «Ә бит бу өйләрдә ярдәм көтеп, аз гына булса да игътибарга сусап яшәүчеләр бардыр” Нәкъ тә ике ел инде мин кечкенәдән карап үстергән әбиемә булган кадер-хөрмәтемне хөнәремдә чагылдырам.
Юлым беренчеләрдән булып Яппарова Вафира әбиемә илтә. Кечкенә генә, шуңа да карамастан якты, нур белән тулган өйле, пөхтә, ак яулыклы әбием ул. Гадәти тормышта башка карчыклардан бернәрсә белән дә аерылып тормый. Капка төбендә кечкенә эскәмбиясендә утыра, телевизор карый, радио тыңлый... Барысы да гадәттәгечә. Ләкин һәр елның бер көнендә бөтенләй башкача. Бу иртәдә ул митингка чыгып, янгын төтенен, ачлык, ялангачлык, улем белән тулган сугыш елларын искә төшерә. Шулай да әбиемнең күзләре тулы яктылык, мәрхәмәтлелек, илаһи нур. Көнгә бер сәгать янында булу, бер җылы сүз аны бәхетле итә. Санаулы минутлар беткәч, көн дә мине күздән югалганчы карап озатып кала.
Авылның бер башында Мәйсәрә әбием яшәсә, икенчесендә - Әлфия әби. Гомер буе сыер саувы, авыр хезмәте, һәм иң куркынычы - бала хәсрәте - аларның хәтерендә мәңгегә уелып калган. Үзләре тудырып үстергән балаларын салкын гүргә, җир куенына салганда йөрәкләре меңгә телгәләнгәндер, үзәкләре өзелгәндер. Тормышның ачысы, сагышның җитәрлеген күргән аналарга карап һәр минутның кадерен белергә өйрәнәм: гомер, дөрестән дә, бик кыска икән...
Ә шулай да аларнын күңелләрендә матурлык яши, телләреннән өзелеп төшкән тылсымлы сүзләрен күңел дисбесе итеп тезәргә була. 2019 елда 80 яшьләрен тутырган эбилэремэ кечкенә генә бәйрәм оештырдым. Җирле үзидарәдән, мәктәптән кунаклар килеп, шау чәчәккә күмелгән бакчаны, чиккән яулык сөлгеләр белән бизәлгән өйне күреп, Әлфия әбиемнең улына багышланган бәетен укып, төрле уйларга чумып, таң калып киттеләр.
Әйе, һәркайсының язмышын китап итеп язарлык. Кулларынан әле дә көрәк-сәнәк төшмәгән, кояшлы иртәне, айлы-йолдызлы төнне күрәбез дип шатланып яшәгән Наилә һәм Динә апалар гына ни тора. Таякка эшләсәк тә, картлык көнебезгә калган рәхәт тормышның тәмен белеп яшибез дип сөенәлер.
Күпме өлкән буын вэкилләре... Ни кызганыч, күбесе инде безнең арада түгел. Алар безгә сиздерми генә офыклар артына күмелгәндәй генә китәләр һәм инде капка төбеннән түгел, кабер ташлардан карыйлар. Ә арабызда булганнары - безнең намусыбыз, вөҗданыбыз. Без - яшь буын - исәннәрнең кадерен белеп яшәргә тиеш. Ялларда, ягъни Корбан бәйрәм, Ураза гаете, Яңа ел кебек бәйрәмнәрдә вакыт табып табын эзерләп алар белән бәйрәм иткәннән соң аларның рәхмәт тулы яшьле күзләре, "исән-сау йөр, балам" дип дәшүләре, иксез-чиксез шатлык хисләре мине бу эштә эшләргә илхамландыра, рухымны күтәрә, бәхетле итә.