Тукай муниципаль районының «Шәфкатъ» үзәге социаль педагогы “Куркынычсыз интернет” дигән чара уздырды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

        2020 нче елның 27 нче гыйнварында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма Фианитовна “Куркынычсыз интернет” чарасын уздырды.

       Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның кәефен уңай якка үзгәртү, интернет - киңлектә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру.

       Шөгыль социаль хезмәт алучыларга интернет - киңлекнең куркынычлыгы турында мәгълүмат бирүгә, интернет - бәйлелекне профилактикалауга, стресс халәтләре белән идарә итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

       Бәйрәмдә 4 социаль хезмәт алучы катнашты.

      Чара барышында әлеге тема буенча консультация үткәрелде һәм «Интернетсыз бер көн» дигән темага видеоролик күрсәтелде, аннан соң социаль хезмәт алучылар белән төрле ситуацияләрне чиштеләр. Соңыннан алынган мәгълүматлар буенча сораштыру уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International