2020 нче елның 24 нче гыйнварында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А.З. Фәрхетдинова “Мин киләчәктә” дигән темага чара үткәрде.
Чара яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары: яшүсмерләрне социумның тискәре йогынтысына каршы тору күнекмәләренә өйрәтү; үз сәламәтлегеңә карата кыйммәтле һәм җаваплы караш формалаштыру.
Дәрес барышында психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән видеоролик күрсәтелде, каралган видеоролик буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, «Мин киләчәктә» дигән дәрес уздырылды.
Шөгыльдә төрле категория гаиләләрдән 7 социаль хезмәт алучы катнашты.