"Гарденотерапия" депрессиядән котылырга ярдәм итә

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Узган елның 1 июленнән “Чирмешән муниципаль районында “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт бюджет учреждениесендә «Гарденотерапия» технологиясе эшли башлады.

Гарденотерапия яки бакча терапиясе экотерапиянең бер өлеше булып тора, ул өлкәннәрнең психик халәтен яхшыртуда үсемлекләрдән файдалануга нигезләнгән. Бу юнәлештә эш планы ел фасылларын, һава шартларын исәпкә алып төзелә. Январь аенда план буенча бүлмә үсемлекләрен карау һәм су сибү каралган. Социаль хезмәткәрләр эш башлар алдыннан өлкәннәрне үткен эш кораллары, ашламалар белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыралар. Бүлмә үсемлекләренең файдасы, аларны карау кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрәләр. Әбиләр белән бергә чәчәкләргә су сибәләр, корыган яфраклардан чистарттылар. Биредә хезмәт терапиясе, үсемлекләр терапиясе, ароматерапия, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү дә бар — болар барысы да депрессия булдырмас өчен менә дигән ысуллар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International