«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Психосоматика. Үз организмың белән үзең сөйләшү» дигән темага мини – тренинг

2019 елның 20 декабре, җомга

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Психосоматика. Үз организмың белән үзең сөйләшү» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларны авыруларны киметүдәге психологик алымнар белән таныштыру.

Тренинг барышында, агрессия өстендә эшләп, социаль хезмәт алучылар белән «Төркемләп сулау», «Карашлар көрәше» дигән күнегүләр үткәрелде. Чикләр өстендә эшләп-«Бушлык бозу», «Эчке хәрәкәт», «Якынлык» күнегүләре башкарылды. Мускулларны кысып, күзләрне йомып, тәннең киеренке өлеше белән әңгәмәгә кереп, ул нинди төстә һәм аның  нәрсә теләгәнен күз алдына китереп, мускуллар гимнастикасы ясадылар, аерым группа мускулларны үз халәтенә китерделәр.

        Трениинг ахырында катнашучылар, әгәр дә  проблемаларны анализлап, аның күзенә караудан һәм турыдан-туры очрашудан курыкмасаң, чарада алынган белемнәр нәтиҗәле була дигән фикергә килделәр.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның киеренкелекләре кимеде, психоэмоциональ торышлары яхшырды.

Тренингта 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International