Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова сикергеч белән сәламәтләндерү шөгыле үткәрде.
Шөгыльнең максаты: социаль хезмәт алучыларны умыртка баганасы авырулары вакытында, сикергеч белән күнегүләр комплексын үзләштерү.
Умыртка баганасының торышы организмның эчке органнар сәламәтлегенә йогынты ясый. Шуңа күрә физик дәвалау культурасы авыруларны профилактикалау, арка мускулларын ныгыту һәм умыртка баганасының хәрәкәтчәнлеге өчен кирәкле чара булып тора. Олыгайган саен, сыгылмалык югала, арка мускуллары зәгыйфьләнә. Гади, әмма даими зарядка ясау бик күп проблемалардан арынырга ярдәм итә.
Сикергеч - ул универсаль һәм гади спорт җиһазы, һәрвакыт үзеңне яхшы физик формада тотарга ярдәм итә. Аның ярдәмендә уникаль физик йөкләмәләр алып, бөтен организмга уңай йогынты ясарга була.
Шөгыль җиңел разминка белән башланды, анда күнегүләр тыныч темпта башкарылды. Инструктор сикергеч белән төп хәрәкәт төрләрен күрсәтте. Ул күнегүләрне башкарганда хәрәкәтләрнең салмак булырга тиешлегенә игътибар итте.
Йомгаклау өлешендә сулышны тыныч халәткә китерү һәм мускулларның йомшаруы буенча күнегүләр үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар тәкъдим ителгән күнегүләр комплексын бик теләп башкардылар, гомуми физик халәтнең яхшыруын, кәефнең күтәрүен билгеләп үттеләр.
Шөгыльдә 5 кеше катнашты.