Хәрәкәтчән уен баланың тормышында табигый юлдаш, зур тәрбия көченә ия шатлыклы хисләр чыганагы булып тора. Һәркем качышлы, “әбәкле”, кереш тарттырып сикерү кебек уеннарны бик яхшы хәтерли. Күңелле ишегалды уеннары зурысын да, кечесен дә берләштерә торган булган. Өлкән балалар үз тәҗрибәләрен кече буынга тапшырган.
Хәзерге балалар “лапта”, “туп ыргытып уйнау” һәм “шәһәр исемен тану” кебек уеннарны белми. Кызганычка каршы, хәзер ишегаллары буш; ишегалды уеннарына караганда балалар төрле гаджетларны өстен күрә. Телефон, компьютер, социаль челтәрләр заманча балаларның стандарт мавыгулар исемлеген тутыра. Яраткан уеннарны яңадан торгызу, аларга икенче тормыш бирү өчен балаларны уйнарга өйрәтергә кирәк.
Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучыларны Ял көне клубының ишегалды уеннарын оештыру буенча мастер-классына чакырдылар.
Станцияләр буенча күңелле сәяхәт формасында яшь катнашучылар төрле уеннар һәм аларның кагыйдәләре белән таныштылар, ә ата-аналар балачак уеннарын искә төшереп, аларның тәртипләрен барлык теләүчеләргә өйрәттеләр. Шул ук вакытта, уенга чакырулар һәм кызык санакчыклар да күп яңгырады.
Каникулларга карамастан, Яр Чаллы медицина көллияте студентлары – “Кояш” отряды волонтерлары да читтә калмады. Алар яшь социаль хезмәттән файдаланучыларның мөмкинлекләре чикле булуын яхшы беләләр һәм аларга һәрвакыт иңне куярга әзерләр. Шуңа күрә бу юлы да алар «станцияләр буйлап сәяхәт» вакытында балигъ булмаганнар өчен юл күрсәтеп тордылар.
Очрашу ахырында психолог Яһудина Сания, ата-аналарны актив гаилә ялына өндәп, «ишегалды уеннары» мәктәбен узганда баланың киләчәктә тормышында файдаланачак үзара бәйләнешнең ысулларын һәм формаларын үзләштерүен ассызыклады: ул кеше мөнәсәбәтләре өлкәсендә җайлашырга, кеше эшчәнлегенең мәгънәсен һәм бурычларын аңларга өйрәнә. Бу очракта әти-әниләрнең роле, аларның яшәү территориясендә ишегалды уеннары үсеше белән мавыгуы, шушы уеннарны оештыру өчен күршеләрнең берләшүе бик мөһим. Чөнки бу күңел ачу гына түгел, ә яшьтәшләр белән реаль мөнәсәбәтләрне формалаштыру, уртак гамәлләр буенча уңай тәҗрибә алу, шул рәвешле социаль ышанычны үстерү дә булып тора.