“Барысы да синең кулларда». Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

Кеше турында беренче тәэсир, гадәттә, күңелгә бик нык уелып кала. Шуңа күрә әлеге фикерне үзгәртү өчен бик көчле факторлар кирәк. Ул нәрсәдән барлыкка килә соң? Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская толерант шәхес формалаштыру буенча “Без барыбыз да төрле” шөгыльләр курсыннан “Барысы да синең кулларда» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларга беркемнең дә башка кешегә карата гаделсез булырга тиеш түгеллеген, бары тик беренче тәэсир буенча гына хөкем итәргә ярамавын күрсәтү, барыннан да элек, кешен аңларга кирәклеген җиткерү.

Дәрес башында «Броунов хәрәкәте» уены үткәрелде, аның барышында балалар музыка астында бүлмә буйлап тәртипсез хәрәкәт итәргә һәм музыка туктагач, бер-берсе белән төрле ысуллар: уч төбе, терсәкләр, җилкәләр, тезләр, үкчәләр, арка, колак, борыннар һ.б. белән исәнләшергә тиеш иделәр. Дәрес “Скульптура” уены белән дәвам итте, анда катнашучылар төрле скульптуралар ясадылар.

Аннан соң балалар белән “Аралашу өчен нәрсә мөһим?” темасына әңгәмә үткәрелде. Шулай итеп, катнашучылар күп әйбернең мөһимлеген әйттеләр: зат чагылышы, үз-үзеңне тоту, кием-салым, поза. Әгәр без кеше белән сөйләшә башласак, мәгълүмат арта: сөйләм характеры, эчтәлеге, мәгънәсе. Бай мәгълүматны интонация дә бирә; аның буенча кеше эмоциональлеге, аның кәефе һәм хисләре, безгә карата мөнәсәбәте турында әйтергә мөмкин. Игътибарлылыкны һәм күзәтүчәнлекне тикшерү һәм үстерү өчен “Беренче тәэсирләр” уены үткәрелде. Катнашучылар ике командага бүленделәр, беренче команда - актерлар, икенче команда-тамашачылар. Һәр актерның бурычы: мимика, ишарәләр ярдәмендә ниндидер образны күз алдына китерү. Иң гади реквизиттан да файдаланырга мөмкин иде: бүрек, яулык, яисә күзлек кияргә. Үзеңнең рәвешеңне күрсәтергә бераз вакыт бирелде. Тамашачыларның бурычы булып беренче тәэсирләр буенча күрсәтүченең яшен, белемен, һөнәрен, бу шәхеснең эшчәнлек өлкәсен, аның мөмкин булган мавыгуларын, кызыксынуларын һ.б. билгеләү. Уен балаларга бик ошады. Кызлар, нигездә, танылган кешеләрне, ә малайларын мультфильм геройларын пародияләделәр.

Дәрес “Күбәләк” турында булган хәлне уку һәм аның буенча фикер алышу белән тәмамланды. Катнашучылар бертавыштан бар әйбер дә кешенең үз кулында һәм теләсә нинди карар кешенең бары тик үзеннән генә тора дигән фикер белән килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International