«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Борчылу дәрәҗәсен киметү» дигән темага мини - тренинг

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Борчылу дәрәҗәсен киметү» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучылар арасында борчылу китереп чыгарган хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту, борчуны җиңеп чыгу күнекмәләрен формалаштыру.

Шомлылык  – ул кешенең төрле хәлләрдә кичерешләр килеп чыгу белән бәйле борчылуын  күрсәтүче сынау сәләте. Бар кеше дә, вакытлыча гына булса да, нәрсәдәндер борчыла , ә теләгән кеше аннан җиңел чыга. Әмма борчылу озакка сузылса, кеше аннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмый һәм ул тормышта буталчыклык ясый (бу очракта зур борчылу турында әйтелә). Зур борчылу аркасында төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин һәм бу очракта тормыш сыйфаты сизелерлек кими.

Тренинг «Дустыңа елмаю бүләк ит» дигән сәламләү белән башланып ,«Мин борчылу кичерәм...» дигән күнегүгә күчү белән дәвам итте. Соңыннан катнашучылар борчылуны бетерү буенча гомуми һәм конкрет тәкъдимнәр белән таныштылар. Күңел тигезлеге һәм тынычлыгы өчен «Сулыш» күнегүе үткәрелде. Ахырда «Хәтта әгәр...» – «Теләсә кайсы очракта да...» дигән  күнегү ясалды.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар уңай энергия алдылар, шомлану кимеде, психоэмоциональ торышлары яхшырды, уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде. Уздырылган тренингтан соң, катнашучылар алган белемнәрен борчылган вакытларында кулланачакларын билгеләп үттеләр һәм якыннарына бу халәттән чыгу юлын киңәш итәчәкләрен белдерделәр.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International