«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова « Сәламәт арка» дигән мастер-класс чарасы үткәрде.
Чараның максаты: мускулларны ныгыту, гәүдә торышын коррекцияләү, өй шартларында арка мускулларын ныгыту өчен даими шөгыльләнүне формалаштыру.
Шөгыль башында инструктор мускулларны тарттыру өчен күнегүләр белән разминка үткәрде. Аннары катнашучыларга умыртка сөягенең хәрәкәтчәнлеген торгызуга юнәлдерелгән күнегүләр һәм арка авыртуын бетерү өчен комплекс тәкъдим ителде. Комплекс гәүдә мускулларын гомуми ныгыту, умыртка баганасын сузу, шулай ук гәүдә торышын коррекцияләү күнегүләрен үз эченә алды. Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар һәм аларның рухлары, гомуми кәефләре яхшыруын билгеләп үттеләр.
Чара мускулларны йомшарту, сулышны торгызу өчен күнегүләр белән тәмамланды.
Чарада 5 кеше катнашты.